Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Татарстанда елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсының муниципаль этабы узды

Республика конкурсында катнашу өчен Түбән Кама ТИҮләренең тугыз рәисе гариза биргән.

Түбән Камада «Татарстанда елның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәсе» грантларын алуга конкурсның муниципаль этабы узды.

Аның максаты — иң яхшыларны ачыклау гына түгел, ә гомумән, әлеге иҗимагый оешмаларның эшчәнлеген җәелдерү.

Республика конкурсында катнашу өчен Түбән Кама ТИҮләренең тугыз рәисе гариза биргән, алар 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә түбәндәге темаларны яктырткан:

  • координация советлары эшен оештыру;
  • гуманитар ярдәм җыюны оештыру;
  • халык белән эшләү;
  • идарәче оешмалар белән үзара хезмәттәшлек;
  • акцияләр һәм чаралар оештыру;
  • сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше;
  • имин булмаган гаиләләр белән эшләү;
  • микрорайоннарның иҗтимагый советлары белән хезмәттәшлек итү.

Беренче турдан соң грантлар ТР муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенә Казанга икенче турда катнашу өчен җибәрелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев