Түбән Камада татар телендә Бөтенроссия форумы узды
Түгәрәк өстәлдә 150дән артык укытучы катнашты, ә укучылар үз эшләрен 9 секциядә тәкъдим итте.
Түбән Каманың Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясендә «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре форумы узды.
Шәһәрдә үткәрелә башлаган конкурс хәзер бөтен Россиягә билгеле. Аны инде бишенче ел рәттән үткәрәләр. Түгәрәк өстәлдә 150дән артык укытучы катнашты, ә укучылар үз эшләрен 9 секциядә тәкъдим итте.
«Форум тулысынча татар телендә уза, шуңа күрә төп максат — туган телебезне, татар телен күтәрү. Икенче максат — ул, әлбәттә, тарих. Безнең балалар тарихны, бөек шагыйрьләребезне, туган ягыбызны, тарихыбызны, Татарстаныбызны белергә тиеш», — дип аңлатты 1 нче гимназия директоры Илнур Хәбибуллин.
Чара барышында шулай ук төрле мастер-класслар үткәрелде, олылар да, балалар да күңелгә ятышлы дәрес таба алды. Форумда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә 200дән артык кеше катнашты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев