Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада татар эшкуарлары һәм яшьләре форумын уздыру планлаштырыла

Чара августка билгеләнгән.

Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессының Кама аръягы зонасы филиалы Түбән Кама кече һәм урта бизнес берлеге эшкуарлары белән ике яклы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документка оешма җитәкчеләре — Дауд Хәбибуллин һәм Наталья Гатауллина кул куйдылар.

Очрашуда катнашучылар актуаль проблемалар, уртак проектлар турында фикер алыштылар, аларның берсе — татар эшкуарлары һәм яшьләре форумын үткәрү. Чара августка билгеләнгән.

«Ике як та безнең үзара хезмәттәшлек итәргә тиешлегебезне аңлаячак», — дип билгеләп үтте кече һәм урта бизнес берлеге рәисе Наталья Гатауллина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев