Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада талпан кадалуның беренче очрагы теркәлгән

Быел талпаннар гадәттәгедән ике атнага иртәрәк уянды.

Түбән Камада талпан кадалуның беренче очрагы теркәлгән. Травматология пунктына 26 яшьлек пациент мөрәҗәгать итә. Ул Байданкино авылы районында табигатьтә ял иткәннән соң күкрәк читлеге өлкәсендә кадалган урман бетен тапкан.

Яшь кешегә беренче ярдәм күрсәтелде: талпанны чыгарып, яраны эшкәрттеләр һәм талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин ясадылар, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, быел талпаннар гадәттәгедән ике атнага иртәрәк уянды. 2024 елда беренче кадалу очрагы 10 апрельдә теркәлгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев