Түбән Камада табибларга фатир ачкычлары тапшырдылар
Бүген 13 яшь табибка социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычларын тапшырдылар. Медицина хезмәткәрләрен өй туйлары белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев котладылар.
Шакировлар гаиләсендә зур шатлык. Алар ике бүлмәле фатир хуҗасы булдылар. Икесе дә перинаталь үзәкле балалар район хастаханәсендә эшлиләр. Миләүшә - лор табиб. 2024нче елның көзендә Түбән Камага Башкорстаннан күченеп килгән.
«Ике бүлмәле фатирга чираттка баскан идек. Бүген без бик шатбыз, чөнки бу фатир ачкычларын алабыз», - дип белдерде Миләүшә Шакирова.
«Грин Хаус Парк» торак комплексы Красный Ключ бистәсендә урнашкан. Пластик тәрәзәләр, заманча ишекләр, газ плитәсе... Яңа фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер. Янәшәдә генә – машина кую урыннары, балалар өчен уен мәйданчыгы, «Кояшлы алан» паркы. Быел социаль ипотека программасы буенча барлыгы 24 табиб яңа фатирлы булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев