Түбән Камада табиблар күзләрне дәвалауның яңа ысулын кертте
Интравитреаль инъекция нибары биш минут вакыт ала.
Түбән Камада табиблар күз авыруларын дәвалауның алдынгы ысулын кертте. Бу хакта Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә хәбәр иттеләр.
Интравитреаль инъекция нибары биш минут вакыт ала. Даруны туп-туры күзнең эченә кертәләр. Препарат челтәр катламын җимерә торган патологик кан тамырларының үсешен блоклый.
Кагыйдә буларак, мондый уколлар шикәр чире белән авыручыларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук күз кан тамырлары тромбозы яки югары дәрәҗәдә ерактан күрмәү диагнозы куелган кешеләргә языла.
Элек уколлар азрак бүленгән һәм мондый пациентларга Чабаксар, Ижевск яки Уфага барырга туры килгән. Хәзер Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә дәвалану тагын да уңайлырак булды. Әгәр узган ел офтальмология бүлеге базасында шундый 30 укол ясасалар, 2025 елда 230ны ясарга планлаштыралар.
«Авыртмый, бары куркыта. Процедура бөтенләй авыртусыз, укол урынлы анестезия белән ясала. Пациентка госпитализация таләп ителми, төшке аштан соң контроль тикшерүдән һәм киңәшләр алганнан соң ул өенә кайта ала. Безнең бүлектә эш кайный, элек дарулар җитми иде, хәзер бар кешегә ярдәм итәбез. Препаратлар күбрәк булган саен, коткарылган күзләр күбрәк була», — дип сөйләде офтальмология бүлеге мөдире Нурлан Кудайбердиев.
Процедуралар санын арттыру Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсе ярдәме белән мөмкин булды.
«Мин безнең шәһәрдә барысы да мөмкин булуына канәгать. Искиткеч табиблар, барысын да аңлаттылар, ярдәм иттеләр. Һәм беркая да барырга кирәкми», — дип уртаклашты пациент Вячеслав Тюленев.
Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай дәвалану өчен яшәү урыны буенча офтальмологтан юллама алырга кирәк. Аннары Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә офтальмология бүлегенә язылырга. Уколлар санын табиб билгеләячәк, аларны ай саен, елына уртача җиде тапкыр ясарга кирәк.
Фото: © Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев