Түбән Камада СВО сугышчылары автографлары куелган флаглар музейга тапшырылачак
Автографлар куелган 17 флаг бар инде.
Түбән Каманың «Игелекле йөрәкләр» — «Добрые сердца» төркеме волонтерлары СВО башланганнан бирле фронтка ике меңнән артык сугышчыны җыйган. Бу зур эш Химиклар проспекты, 72б адресы буенча урнашкан кабул итү пунктына гуманитар ярдәм китерүче кешеләрдән башка мөмкин булмас иде.
Барлык сугышчылар да байракларда истәлеккә һәм, әлбәттә инде, уңышка автограф калдыралар. Волонтерлар әйтүенчә, бу күркәм традиция тарихка әвереләчәк.
«Бу безнең «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары традициясе, барлык егетләр автограф калдыра. Безнең инде 17 флагыбыз бар, киләчәктә без бу аларны музейга тапшырачакбыз. Бу безнең шәһәр тарихы өчен бик мөһим», — диде 6, 7, 8 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Лариса Орлова.
«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары булачак солдатларның чираттагы төркеменә хәрби хезмәткә җыенырга булышты. Бу — контракт буенча китүче 23 кеше. Аларны беренчел кирәкле әйберләр: кием-салым, дарулар, термокием, фонарьлар һәм башка бик күп нәрсәләр белән тәэмин иткәннәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев