Түбән Камада суыткыч җайланмалар чыгаручы яңа завод ачылды
17 февральдә Түбән Камада сәүдә һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар чыгаручы яңа «Совитал» заводы ачылышы тантанасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев катнашты.
Предприятие «Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан һәм биредә металл кисүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр тулы цикллы серияле җитештерү җайга салынган. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 65%тан артып китә, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
119 эш урыны белән тәэмин итүче завод елына 50 мең әйбер җитештерергә сәләтле.
«Завод кыска вакыт эчендә төзелде һәм илебезнең технологик лидерлыгына һәм сәнәгать тотрыклылыгына зур өлеш кертте», – дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Сәнәгать үсеше фонды ярдәме (295 млн сумлык ташламалы заем) белән завод өчен заманча технологик җиһазлар сатып алу һәм җитештерүне оператив рәвештә башлап җибәрү мөмкин булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев