Түбән Камада Студентлар урамы участогында хәрәкәт вакытлыча ябылачак
Эшләр тәмамланганчы юл ябык булачак.
Түбән Камада 18 июльдән Студентлар урамында — Корабельная урамыннан Гайнуллин урамына кадәрге участокта — хәрәкәт тулысынча ябылачак.
Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, юл өслеген капиталь ремонтлау кысаларында асфальтның өске катламын салдыру сәбәпле, эшләр тәмамланганчы юл ябык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев