Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада спорт көрәшен үстерү буенча муниципаль программа булдырылачак

Түбән Кама Европа һәм дөнья чемпионатларында, төрле дәрәҗәдәге беренчелекләрдә һәм турнирларда җиңүләре белән дан тота.

Түбән Камада спорт көрәшенә ярдәм итү буенча муниципаль программа эшләнәчәк. Хәзер районда аның белән 1 140 кеше шөгыльләнә — бу спортның үсеш потенциалы гаять зур.

ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин 14 октябрьдә Түбән Камага киләчәк. Киңәшмәгә тренерлар, учреждение һәм профиль идарәләре җитәкчеләре чакырылды.

Түбән Кама Европа һәм дөнья чемпионатларында, төрле дәрәҗәдәге беренчелекләрдә һәм турнирларда җиңүләре белән дан тота. Киңәшмәдә катнашучылар районда спорт көрәшенең үсеш нокталары һәм планнар турында фикер алыштылар.

Мәсәлән, хатын-кызлар көрәшенә аерым игътибар бирергә, авыл җирлекләреннән балаларны күбрәк җәлеп итәргә, алдынгы спортчыларны һәм тренерларны кызыксындыру чараларын эшләргә, шулай ук спорт көрәше буенча җирле федерация президенты вазыйфасына лаеклы кандидат сайларга тәкъдим ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев