Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларының иҗади сменасы узды

«Камский Артек» лагеренда «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен иҗади смена узды. 2026 елның 2 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр дәвам иткән чарада Татарстанның 15 шәһәреннән һәм районыннан 200дән артык сәләтле бала катнашты.

Иҗади смена кысаларында яшь артистлар өчен вокал осталыгы һәм хореография буенча мастер-класслар оештырылды. Дәресләрне тәҗрибәле белгечләр һәм танылган сәнгать осталары алып барды. Шулай ук, сменада катнашучылар Раштуа бәйрәменә багышланган концерт әзерләделәр. Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары чакырылды.

«Узган ел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә 25 ел тулды, ә илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге концертта катнашучылар бик тырышып әзерләнгән. Кайвакыт аптырыйсың: бу җырларны кайдан алганнар икән? Чөнки иң матур җырлар – онытылган иске җырлар, ә безнең балалар аларны бик оста башкара. Алар сугыш вакытындагы кебек ук хисләр кичерә. Тамашачылар күз яшьләре аша аларның иҗатын кабул итә», - дип билгеләп үтте Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.

Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручы һәм илһам бирүче Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, җыр-биюләр белән үрелеп барган әлеге концерт – Ватаныбызны саклаучыларга олы рәхмәт билгесе булып тора.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев