Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды

Митинг традиция буенча сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында узды.

Түбән Камада 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

«Бу истәлекле дата Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән ватандашларыбызга багышлана», — дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә.

Митинг традиция буенча сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында узды. Әфганстандагы конфликт 15 меңнән артык совет солдатының гомерен алып киткән.

«Без Ватан мәнфәгатьләрен яклап гомерләрен биргән сугышчы-интернационалистларның батырлыгын хөрмәт итәбез һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның һәрберсе Ватанга намус һәм кыюлык белән хезмәт итте», — диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев