Түбән Камада «Солярис» машинасы белән идарә иткән кыз «Шевроле Нива» белән бәрелештән соң зыян күргән
Шимбә, 14 март көнне, Түбән Каманың Вокзал урамында «Шевроле Нива» белән «Хёндай Солярис» катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәрелеш нәтиҗәсендә «Солярис»ның шоферы зыян күргән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 1963 елгы «Нива» йөртүчесе борылыш ясаганда «Солярис»ка юл бирмәгән, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең матбугат хезмәте.
«Солярис» руле артында утырган 2000 елгы кыз хастаханәгә озатылган, аңа «битнең йомшак тукымалары имгәнүе» дигән диагноз куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев