Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы булып узды

Ул 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында оештырылды.

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында «Сөйкемле бала» бәйгесенең финалы булып узды.

Республика күләмендә оештырылган конкурста катнашырга теләк белдерүче балалар саны елдан-ел арта, географиясе дә киңәя, быел анда төрле шәһәр һәм районнан 63 бала катнашты, 12 бала финалга чыкты. Тагын шунысы куанычлы: 26 ел рәттән уздырылган бәйгене Яр Чаллы педагогия университеты үз канаты астына алды, бу инде һөнәри белгечләрнең үз вакытында ярдәм-киңәшләре тиячәк, дигән сүз. 

Гаилә елы уңаеннан конкурсантларыбыз сәхнә осталыкларын әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергәләшеп күрсәттеләр — татар халык киемнәрен, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, туган телебезне һәм халкыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен белүләрен исбатладылар. Бу сабыйларыбыз гаилә тәрбиясендә туган телебезнең аһәңле яңгырашын ишетеп, матурлыгын тоеп, ана телендә саф татарча аралашалар дигән сүз. Шуңа да мондый төр бәйгеләр кечкенәдән үк «Мин — татар баласы!» дип горурланып, дусишләре белән туган теле-бездә иркен аралашырга, туган телебездә фикер йөртеп зиһенен чарларга, рольләрне килештереп сәхнәләштерергә, җыр-биюгә булган сәләтләрен ачарга ярдәм итә. 

Җиңүче балаларны бүләкләүне, елдагыча, мәртәбәле иганәчеләребез, туган телебез, милләтебез өчен янып-көеп йөрүче мактаулы шәхесләребез: Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина һәм Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдуллин үз өстенә алды. Шунысы үзгә: Яр Чаллы шәһәреннән килгән Салиховлар гаиләсе «Тамашачы мәхәббәте» н яулап Гөлсинә Ибраһим кызы кулыннан истәлекле бүләк алу бәхетенә иреште. 

Иң авыры сабыйларыбызның осталыкларын бәяләү булды, минемчә. Бигрәк зур җаваплылык сорый торган гамәл шул. Мондый төр вазифаны быел да гадел жюри әгъзалары: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина, Мәскәү татар штабы рәисе Рөстәм Ямалиев, «Мунча ташы» сатира һәм юмор театры артисты Әнфис Кәлимуллин, «Илһам» татар эстрада ансамбле җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов, Т. Миңнуллин исемендәге театр артисты, «Бишегем» театры җитәкчесе, «Мәдәни учак» тапшыруының идея авторы Юрий Павлов, методик берләшмә җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина, тиешенчә башкардылар, бер фикергә килеп, җиңүчеләрне ачыкладылар. 

«Сөйкемле кыз» титулына: Мамадыш шәһәрендәге «Салават күпере» балалар бакчасыннан Диләрә Бикманова; «Сөйкемле малай» титулына: Яр Чаллы шәһәрендәге 114 нче балалар бакчасыннан Хәким Абдурахманов ия булды. 

Сүз уңаеннан, титулга ия булган кыз белән малайга асыл җепләр белән чигелгән калфак белән түбәтәйне быел Гамил Әсхәдуллин юллап тапты, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр белән дипломнарны тантаналы рәвештә Фирдәвис Ханов тапшырды.

Призлы 1 нче урынга — Яр Чаллы шәһәренең 92 нче балалар бакчасыннан Алинә Салихова; 2 нче урынга — Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасыннан Мәлик Хисамов белән Түбән Кама шәһәренең 44 нче балалар бакчасыннан Айлин Гыйләҗева; 3 нче урынга — Түбән Кама шәһәренең 8 нче балалар бакчасыннан Әдилә Шәйхетдинова белән Мамадыш шәһәренең «Аленушка» балалар бакчасыннан Ясминә Хәйруллина лаек дип табылдылар. 

Төрле номинацияләрдә түбәндәге сабыйлар җиңүче дип танылды: 

«Иң сәләтле» — Түбән Камадагы 24 нче балалар бакчасыннан Айсель Сәгыйтова; «Иң зиһенле» — Түбән Камадагы 83 нче балалар бакчасыннан Муса Әшрәпов; «Иң зирәк» — Түбән Камадагы 93 нче балалар бакчасыннан Салават Акбаев; «Иң тырыш» — Түбән Камадагы 96 нчы балалар бакчасыннан Фәридә Петрова; «Иң ягымлы» — Түбән Камадагы 99 нчы «Күбәләк» балалар бакчасыннан Ясминә Шәрәфиева. 

Инде сүземне йомгаклап, «Сөйкемле бала» ларны әзерләүче педагогларга, бәйгене 26 ел рәттән тиешле дәрәҗәдә уздыручы коллективыма, милли җанлы иганәчеләребезгә, кыскасы хезмәте тигән барлык милләттәшләремә чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Нурзия Мирхазова, 64 нче балалар бакчасы мөдире, ТР атказанган укытучысы, язучы, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге «Татар гаиләсе» фондының җитәкчесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев