Түбән Камада «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән форум узды
Быел конкурска 250 гариза килеп иреште, шуларның 200е икенче турга үтте.
Түбән Камада киләчәк буыннар күңеленә татар шагыйрьләренең рухын сеңдерүне балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән башлыйлар. Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә уздырыла торган «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип аталган форум да шул изге максатны күздә тота. Шәһәр күләмендә үткәрелә башлаган конкурс хәзер Бөтенроссия күләмендә таныла.
Форум мәктәпкәчә яшьтәге балалар, яшүсмерләр һәм укытучылар арасында үткәрелә. Көндәшлек елдан-ел көчәя. Быел 250 гариза килде, шуларның 200е финалга үтте. Аларның чыгышлары 11 секциядә бәяләнде.
«Безгә чит төбәкләрдән: Башкортстан, Чувашия, Мордовия республикаларыннан һәм безнең республиканың төрле районнарыннан катнашучылар килә. Һәрберсе безне югары дәрәҗәдә бәяләп китәләр, киткәч тә зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Бездә рус телендә секцияләр юк, без бары тик татар балалары һәм укытучылары белән эшлибез», — дип белдерде Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Сөнгатуллина.
Катнашучылар төрле осталык дәресләрендә дә катнаша алдылар: Муса Җәлил шигырьләрен уку, рәсем ясау, хәрбиләр өчен коры душ яки исән калу беләзәге ясау — дисеңме? Монда һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алды.
Конкурсантларның чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев