Түбән Камада социаль ипотека чиратын 2027 елга төгәлләү планлаштырыла
Түбән Камада социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән эшләр көчәйтеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев район һәм шәһәр советларының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.
2025 ел нәтиҗәләре буенча, муниципалитет 40 социаль үсеш программасында катнашты, салымнар күләме 10 миллиард сумнан артты.
2026 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан якынча 13 миллиард сум акча җәлеп итү планлаштырыла. Шәһәр төзелеше предприятиеләренең инвестицияләрен исәпкә алганда, гомуми сумма 20 миллиард сумнан артып китәчәк.
Бу акчалар юлларны, йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрне ремонтлауга, шулай ук коммуналь инфраструктураны яңартуга юнәлдереләчәк.
Аерым игътибар торак төзелешенә юнәлдерелде: 2025 елда 95 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, тагын 120 мең кв. м. төзелеш барышында. Түбән Кама социаль ипотека программасын яңартты – 400дән артык кешелек чиратны 2027 елга тулысынча бетерү планлаштырыла, дип ассызыклады Радмир Беляев.
Социаль ипотека кысаларында башкарыла торган эшләр, йортлар төзү һәм социаль инфраструктураны үстерү «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев