Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

15-19 июльдә Түбән Камада социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе, 15 июльдә, 13:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама бүлекчәсе башкарма секретаре Лариса Михайлова халыкны кабул итәчәк. Кабул итү Студентлар урамындагы партия офисында узачак.

Шул ук урында, әмма инде 16 июльдә 8:00 дән 10:00гә кадәр шәһәр халкы белән СВО Ветераннары берлеге рәисе Дмитрий Першин очрашачак. Аңа +7 (8555) 41-71-95 телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк.

Шул ук көнне Тынычлык проспектындагы 60 нчы йортта 9:00 дән 11:00 сәгатькә кадәр халыкны шәхси сораулар буенча социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Власенко кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (8555) 45-43-86.

Чәршәмбе, 17 июльдә, иртәнге сигездә берьюлы ике кабул итү башлана. «Түбән Кама халкын эш белән тәэмин итү үзәге» ндә директор Ирина Герасименкова консультация үткәрәчәк, аңа +7 (8555) 42-40-49 номеры буенча язылырга мөмкин. 

Студентлар урамындагы офиста Түбән Кама муниципаль районының клиентлар хезмәте белгеч-эксперты Тәгъзимә Садыкова кабул итәчәк. Язылу өчен телефон номеры: +7 (8555) 41-71-95.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев