Түбән Каманың социаль яклау өлкәсендә 450 гә якын кеше эшли
Һөнәри бәйрәм уңаеннан «Мирас» мәдәни үзәгендә әлеге өлкәдә эшләүчеләрне тәбрикләделәр, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан «Мирас» мәдәни үзәгендә әлеге өлкәдә эшләүчеләрне тәбрикләделәр, алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәре һәм районының социаль яклау өлкәсендә барлыгы 450 гә якын кеше хезмәт куя. Әлеге тармакта эшләүче учреждениеләр тарафыннан узган елда 3 меңнән артык кеше кабул ителгән, 4 миллионга якын хезмәт күрсәтелгән. 2024 ел нәтиҗәләренә карасак, республиканың зур районнары арасында эш нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча Түбән Кама бу өлкәдә алдынгы урында тора.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә 40 ка якын алдынгы хезмәткәргә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм җирле җитәкчелек исеменнән грамота һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев