Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Соболеково юлында капиталь ремонт башланды

Эшләрне республика программасы кысаларында «Алексеевскдорстрой» башкара.

Түбән Камада Соболековская һәм 2 нче сәнәгать урамнарындагы юлларны капиталь ремонтлау башланды.

Эшләрне республика программасы кысаларында «Алексеевскдорстрой» башкара. Юлчылар иске асфальтны фрезерларга керештеләр инде. 2,77 км юл өслеге яңартылачак, шулай ук аергыч киртә урнаштырылачак, дип хәбәр итә Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, «Татавтодор» шулай ук республика программасы буенча Южная урамындагы юлны карталар белән ремонтлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев