Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгын бәйрәм итү Лемаевны искә алудан башланды
Николай Лемаев — исеме илебез нефть химиясендә чор символы булган кеше.
Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгын һәм Химиклар көнен бәйрәм итү иртәдән үк башланды. Лемаев скверында Николай Васильевич Лемаевны искә алу өчен компания җитәкчеләре, хезмәткәрләре, профсоюз һәм яшьләр активы, ветераннар, НХТИ, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары җыелды.
Николай Лемаев — исеме илебез нефть химиясендә чор символы булган кеше. Аның җитәкчелегендә нефть химиясе гиганты төзелә һәм үсә. Аның профессиональлеге һәм оештыру сәләте аркасында «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсе тармакның әйдәп баручы предприятиеләренең берсенә әверелә.
Николай Лемаев заводны гына төзеп калмаган - ул фән, җитештерү һәм кешеләр бербөтен булып кушылган хыяллар шәһәрен булдырган.
Чарада «Түбән Кама нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, СИБУРның социаль сәясәте функцияләре директоры, СИБУР Профсоюз рәисе Вячеслав Харитонов катнашты.
Чыгышлардан һәм спикерларның котлауларыннан соң, истәлекле тантана чәчәкләр салу белән тәмамланды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев