Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада сентябрь ахырына кадәр 26 йортның электр челтәрләрен яңартачаклар

Бу максатларга республика бюджетыннан 70 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Торак фондын капиталь ремонтлау буенча төбәк программасы кысаларында 2025 елда Түбән Кама районында 26 күпфатирлы йортта электр челтәрләре яңартыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 70 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, дип сөйләделәр Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытка булган мәгълүматларга караганда, эшләр инде сигез торак йортта тулысынча тәмамланган. Калган барлык объектлар сентябрь ахырына кадәр ремонтланачак. Проект искергән электр җиһазларын алыштыруны, бүлү җайланмаларын модернизацияләүне һәм эчке үткәргечләрне яңартуны үз эченә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев