Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада санитар икеайлык дәвам итә

Шәһәребезнең хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар беренчеләрдән булып өмәләргә чыкты.

Татарлар яшәгән торак урыннар электән чисталыгы, төзеклеге белән аерылып торган. Халкыбызда яшәп килгән матур гадәт буенча зур эшләр күмәк көч белән, өмә ясап башкарылган. Хәзерге вакытта һәр оешманың үз территориясеннән тыш, шәһәрдә җәмәгатьчелек урыннары күп. Аларда ел буе халык яратып ял итә... һәм, кызганыч, үз артыннан шактый чүп өеме калдыра. Әйтик, 6 нчы мәктәптән ерак түгел урнашкан Яшьлек скверы территориясендә дә кыштан шактый чүп җыелган. Мәктәп укучылары күмәк көч белән биредә тәртип урнаштырды. Хәзер инде өлкәннәр чистартылган скверга яңадан чүп-чар ташлап калдырмасыннар иде. Чөнки барыбызга да бигеле әйтем — җыештырылган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста була. 

Язгы өмәләрдә бюджет оешмалары теләп катнаша. 3 нче китапханә мөдире Ирина Андреева әйтүенчә, алар яз саен газоннарда тәртип ясап, җыештыру, чәчәкләр утырту белән шөгыльләнә икән. 

64 нче балалар бакчасы методисты Әлфирә Гарифуллина да бакча коллективы белән һәм чәршәмбе өмә ясаулары хакында сөйләде. «Чисталык күзне иркәли, күңелгә ямь бирә. «Дворник» ларыбыз да тырышып эшли, хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрү — рухи ял бирә», ди ул. 

Шәһәр әкренләп кыштан калган чүптән арынса да, әле кул тимәгән территорияләр җитәрлек. «Магистраль һәм квартал эчендәге юллар челтәре шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларына беркетелгән — бу 310 километр озынлыктагы 29 урам. Аларны да җыештырырга кир әк. Парклар, скверлар, ял итү урыннары белем бирү учреждениеләренә беркетелде», — диде бу хакта Түбән Кама районы ТКХ департаментының баш белгече Алексей Евпак

Шәһәр өчен бер күңелсез хәл, кышын кардан файдаланып, автомобиль хуҗалары «тимер ат» ларын газоннарда да куеп калдыра иде. Хәзер инде бу тыелачак. «Парковка тыелган», дигән билгеле астына, тротуарларга һәм газоннарга куелган машиналарны эвакуацияләчәкбез«, — дип белдерде бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов. 

Бәлки кайберләрегез игътибар иткәндер, шәһәр юлларында үзенчәлекле автомобиль күренә башлады. Бу — яңа вакуумлы себерү-җыештыру машинасы Түбән Кама юлларында чисталык урнаштыра. Техника бордюрларны тузаннан, пычрактан, тәмәке төпчекләреннән һәм автомобиль хуҗалары машина тәрәзәләреннән генә ташлаган башка чүп-чардан чистартачак. Әлеге машина тәүлек буе ике сменада эшли. Аның маршрутын билгеләү өчен, «Комплекслы төзекләндерү предприятиесе» хезмәткәрләре рейд ясап, шәһәрнең аеруча пычрак урамнарын ачыклаячак. 

Күмәк эш — беткән эш, дигәнне истә тотып, бергәләшеп эшләгәндә, яраткан шәһәребезне тиз арада гөл бакчасына әйләндерә алабыз, бу безнең үзебездән тора. Буш вакытларыбызда чыгып, үзебез яшәгән йорт территориясен җыештыруда булышсак, балконнан тәмәке төпчеге аткан күршегә, сыра шешәсен, транспорт билетын теләсәкайда ташлап калдырган шәһәрдәшләребезгә кисәтү ясасак — тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калыр. Яшәгән җиребезне чиста тоту — бу һәрберебезнең бурычы. Әйләнә-тирәбездә чисталык һәм матурлыкны тудыру һәм булганны саклау үзебезнең кулдан тора, шуны онытмасак иде!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев