Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада салкында туңган 70 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә эләккән

Бу хакта үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары 1,1 мең тапкырдан артык кешеләрне коткарырга юлга чыккан.

Узган атнада 7 кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. 88 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. 8 кеше пешкән. Моннан тыш, 70 яшьлек хатын-кыз салкында туңу белән ашыгыч медицина үзәгенә китерелгән.

Инфаркт белән — 17, инсульт белән 20 пациент кабул итү бүлмәсенә китерелгән. Респиратор авырулар симптомнарына 95 кеше зарланган.

Хастаханәгә барлыгы 714 пациент китерелгән, аларның 248е хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев