Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада сайлау участокларында исән калу беләзекләрен, коры душ ясау һәм маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар үткәрелде

Татарстанда республика башлыгын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар уза.

Сайлаулар — тавыш бирү генә түгел. Бүген Түбән Камада участокларда мәдәни-патриотик бәйрәмнәр: концертлар, ярминкәләр, шулай ук кызыклы күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылды.

11нче мәктәптә бүген патриотик «пятачок» ачылды, анда «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары күргәзмәдә гуманитар ярдәм предметларын тәкъдим иттеләр. Биредә үк сайлауларга килүчеләр өчен мастер-класслар оештырылды. Мәсәлән, теләге булганнар хәзерге вакытта МХО зонасында булган хәрбиләр өчен коры душ комплектларын җыя, исән калу беләзекләрен үрергә өйрәнә алды.

Бүген волонтерлар нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә дә эшләделәр. Анда тавыш бирүчеләр маскировка челтәрләрен үрүдә катнаша алды.

Татарстанда республика башлыгын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар уза. Шәһәрдә һәм районда 117 сайлау участогы эшли. Алар кичке 8 гә кадәр ачык булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев