Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада шәһәрнең Мактаулы гражданины Азат Зыятдиновны искә алу кичәсе булды

Кичә «Сагыналар сине якын дуслар» дип аталды.

Шәһәребезнең Халык иҗаты йортында күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе галим, публицист, меценат, профессор, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Азат Шәймулла улы Зыятдиновның «Сагыналар сине якын дуслар» дигән искә алу кичәсе булды. 

Азат Шәймулла улын Түбән Камада белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Хәер, ул республика күләмендә дә танылган шәхес иде. Химия өлкәсендә фәнни ачышлары, гыйльми эшләре белән генә түгел, сәяси эшчәнлеге, милләтпәрвәрлеге, гомумән, кешелекле булганы өчен якын иттеләр аны кешеләр. Әгәр шулай булмаса, тууына 85 ел тулу уңаеннан уздырылган шушы чарага Халык иҗаты йортының зур залын тутырып халык җыелыр идеме?! 

Шунысын да искәртү урынлы булыр, кичәнең исеме юкка гына «Сагыналар сине якын дуслар» дип аталмаган, искә алу чарасын, каяндыр рәсми рәвештә күрсәтмә биреп түгел, нәкъ менә аның белән янәшә торып эшләгән, аны якыннан белгән, аңа рәхмәтле булган, кайчандыр хезмәт юлын аның канаты астында башлаган кешеләр оештырган. Татарстан Республикасының атказанган химигы, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Нефть-газ эшкәртү» бизнесюнәлеше җитәкчесе, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, техник фәннәр кандидаты, җиденче чакрылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Илгиз улы Сәлахов; техник фәннәр кандидаты, «Татнефть» компаниясенең «ИНКО-ТЭК» җәмгыятендә юнәлеш җитәкчесе Ринат Рәис улы Гыйльмуллин; техник фәннәр кандидаты, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең сәнәгать куркынычсызлыгы идарәсе начальнигы Илназ Фирдәвес улы Хәлилов; «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең үзәк лабораториясе башлыгы урынбасары Эльвира Ирек кызы Хәсәнова һ.б. — саный китсәң күп инде алар. Бу чара Илшат Сәлахов һәм Азат Шәймулла улы Зыятдиновның шәкертләре һәм улы Нариман Таузари килештерелүендә оештырылды, диделәр. Кичә башлануга Илшат Сәлахов һәм Азат Шәймулла улының тагын берничә шәкерте сәхнәгә күтәрелеп, олуг фән эшлек лесенең эшчәнлеге турында кыскача гына таныштырып киттеләр, аңа рәхмәт хисләрен белдерделәр. Башкача була да алмас иде: остазлары аларда үзенә карата бары тик ихтирам хисләре генә калдырган. Ул җитәкче булып эшләгән чорларда Фәнни үзәктә аеруча җанлылык хөкем сөргән. Азат Шәймулла улы үз кул астында эшләүче яшьләрнең фәнни яктан гына түгел, рухи яктан үсүләрен дә теләгән. Азат Зыятдиновның биографиясе искитмәле! Балтач районының Таузар авылыннан чыккан гади татар егете, югары белем алган, 1968 елда Түбән Камага килеп, хезмәт юлын «Нефтехим» берләшмәсендә мастер булып башлап, хезмәт баскычлары аша уңышлы узып, цех начальнигы урынбасары вазифасына кадәр күтәрелгән. Ирешелгәннәре белән канәгатьләнеп калмыйча, белемен күтәрүне дәвам иткән, Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасын уңышлы тәмамлап, кандидатлык диссертациясен, ә тагын бер дистә елдан аз гына артыграк вакыт эчендә докторлык диссертациясен яклаган. 

Аның һөнәри эшчәнлеге «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте белән бәйле. Фәнни идарәдә — өлкән инженер, «Фәнни тикшеренү лабораториясе» начальнигы, акционерлык җәмгыятенең «Фәнни-технологик үзәк» директоры... 

Азат Зыятдинов, галим буларак, 170 кә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Хөкүмәт аның тырыш хезмәтен югары бәяли. Аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы исеме бирелә, 2001 елдан Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең әгъзакорреспонденты итеп сайлана. Ул Түбән Каманың Мактаулы гражданины да әле. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин сәхнәгә күтәрелеп, бүгенге истәлекле вакыйга уңаеннан, үзенең фикерләрен әйтте. «Азат Зыятдинов шәһәребез елъязмасында тирән эз калдырган шәхес. Ул сәнәгать өлкәсендә дә, иҗтимагый тормышта да лаеклы урын биләде. Телен, милләтен кайгыртып, зур эшләр башкарды. Андый шәхесләр онытылмый. Бу искә алу кичәсе — шуңа бер мисал. Килүегез өчен барыгызга да рәхмәт», — диде ул, залда утыручы тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. 

«Татнефть» компаниясенең «ИНКО-ТЭК» җәмгыятендә юнәлеш җитәкчесе Ринат Рәис улы Гыйльмуллин да сәхнә түреннән остазы турында матур сүзләрен җиткерде. Ул да Азат Зыятдиновның шәкерте, техник фәннәр кандидаты. 

Азат абый Зыятдиновның фәнни хезмәтләре турында гына әйтеп, аның иҗтимагый эшчәнлеген читтә калдырсак, берни дә әйтелмәгән кебек булыр иде. Аның халкыбыз алдындагы иң олы һәм мәртәбәле хезмәтләренең берсе — милләтебезнең киләчәген кайгырту, телебезне, динебезне саклау, гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерү булгандыр, мөгаен. Татар иҗтимагый хәрәкәтендә башлап йөрүчеләрнең берсе иде ул.

Сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров та чыкты. Казан мэры Илсур Метшин кичәдә катнаша алмаганлыктан, аның сәламнәрен Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Динар Вагыйзь улы Сәйфуллин җиткерде. 

Азат Шәймулла улының гаиләсен — тормыш иптәше Сания апа, улы Нариман һәм оныгын сәхнәгә чакырдылар. Нариман әтисе турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты. Тагын да куанычлысы: аның турында язылып, әле шушы көннәрдә генә дөнья күргән китабын да алып килгән ул. «Азат Зыятдинов — Тынгысызҗан...» дигән ул китапта, Нариман Азат улының сөйләвенә караганда, Азат абыйның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм истәлекләренә киң урын бирелгән.

Кичәгә Азат абыйның якташларын да чакырганнар. Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов һәм Таузар авылы «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Булат Бакый улы Зыятдинов сәхнәгә күтәрелеп, якташлары исеменнән чыгыш ясады. 

Чара кунагы Рамил хәзрәт Юнысов әйтүенчә, ул Азат Шәймулла улының сердәшчесе, фикердәше дә булган. Рамил хәзрәт түбәнкамалыларга Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы буларак таныш. Ул үзенең үтемле вәгазъләре белән шәһәрдәшләребезнең һәм райондашларыбызның күңелендә якты эз калдырган дин әһеле. Хәзрәт бу кичәдә Азат абый турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты, чыгышын Азат абый рухына багышланган дога белән тәмамлады.

Сәхнә түренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Халыклары ансамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллинны һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевны чакырдылар... Узган гасырның 90 еллары — бөтен татар дөньясында милли хәрәкәтнең киң колач алган вакыт. Шул чорда Дәүләт Советы депутаты булган Азат Шәймулла улы республиканың сәяси кануннарын эшләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Бер үк вакытта Түбән Камада милли хәрәкәт һәм Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеген дә җитәкли. Ул чакта конгресс бүлегенең башкарма директоры вазифаларын башкарган Рөстәм Мәҗит улы үзенең матур истәлекләре белән уртаклашты. Шуларга өстәп, мәшһүр шәхескә булган ихтирамын җыр аша да җиткерде.

Бу урында Азат абыйның түбәнкамалылар һәм, гомумән, татар халкы күңелендә якты эз калдырган, тормышының аерылгысыз бер өлеше булган «Җидегән чишмә» чорын язып узмыйча булмас. Ул «чишмә» ләрнең шундый мәшһүрлеге каян килә дигәндә, аларда милләтебезнең энҗе-мәрҗәннәре, асылташлары чыгыш ясады. Ә ул мәрҗәннәрне табучы, җыючы һәм үзенең күңел җепләренә тезеп, бербер артлы Түбән Каманың олы сәхнәсенә күтәрүче, халык белән якыннан торып аралашу мөмкинлеге тудыручыларның берсе иде Азат Шәймулла улы. Ул елларда «Җидегән чишмә»- нең «челтерәве», Түбән Камага гына сыеша алмыйча, татарлар яшәгән бөтен төбәкләргә ишетелде. Афәрин, Азат абый!

Башка хезмәтләрен искә алмыйча, шул «Җидегән чишмә»ләре өчен генә дә аңа «Татар халкының горурлыгы» дигән исем бирергә булыр иде. 

Сәхнәдәге экранда Азат Шәймулла улының үзе исән вакытында «Җидегән чишмә»гә багышланган чыгышы күрсәтелде. Истәлекләр арты истәлекләр туа, дигәндәй, Азат Зыятдиновның киңкырлы шәхес икәнен бәян итүче тагын бер ягы бар иде. Сәнгатьне генә түгел, әдәбиятны да үлеп ярата иде, Һади Такташ иҗатына мөкиббән иде ул. Кайберәүләргә бик үк мәгълүм булмаса да, шигырьләр дә яза иде әле Азат абый. Такташның "Киләчәккә хатлар«ына атап язылган шигырьпоэмасын үзе башкаруында сәнгатьле укуын якыннан торып тыңларга насыйп булган иде. Шунда аның күзләренең ничек очкынланып януын күрсәгез икән!.. 

Һәрвакыт җитди фән тармагы белән шөгыльләнүче бу кеше барысына да каян вакыт тапты икән, ару-талу белмәс тынгысыз йөрәге ничек итеп барысына да өлгерде икән? Шунда мин кабат әле берничә минут элек кенә сәхнәдән тәкъдим ителгән «Азат Зыятдинов — Тынгысызҗан...» дигән китабындагы бу исем ни өчен нәкъ менә аңа багышланганын төшенә башладым — бу ике исем-синоним берберсенә тиңдәш яңгырый икән лабаса. 

Әлбәттә, кыска гына язмада кичәдә катнашып чыгыш ясаган һәркемне һәм аларның аерым-аерым теләкләрен дә язып чыгу мөмкин эш түгел. Кемнәрнедер онытып калдырсам, гафу! Тик шунысын искәртү урынлы булыр, кичәдәге чыгышлар, башыннан ук бию, җыр-музыка белән үрелеп барды. Танылган артистлар Филюс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри җырларын, Ринат Вәлиевнең өздереп баянда уйнавын, скрипкачы Динә Закированың моңлы көйләрен, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле башкаруында биюләрне тамашачылар көчле алкышларга күмде. Искә алу кичәсен ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Мосифуллин һәм артист Гүзәл Шәмәрданова бик яхшы итеп алып барды. 

Кичә тәмамланганда, сәхнә түрендәге экранда кабат Азат Шәймулла улы пәйда булды һәм... Азат абыйның җанлы тавышы яңгырады. Ул, әйтерсең, бүген шушы залда утыручы түбәнкамалыларга атап теләкләрен җиткерә, ерак еллар аша бүген безнең алда ялкынлы чыгыш ясый. Бу Такташның "Киләчәккә хатлар«ы кебек килеп чыкты инде. Бары тик каршыбызда Такташ түгел, ә Азат Зыятдинов һәм аның чордашларына, киләчәк буыннарга мөрәҗәгате... 

Менә «Туган тел» көе яңгырады. Залдагы тамашачылар аягүрә басып, җырны күтәреп алдылар... Кичә тәмам... Күңелдә бераз ниндидер аңлатып бирә алмаслык моңсулык торып калды. Чөнки Азат Зыятдинов белән булган бу кадерле минутлар бик тиз узды кебек. Ләкин шул ук вакытта, шатлык хисе дә биләп алды. Халкыбыз сине онытмый, Азат Шәймулла улы. Шәкертләрең сине сагынып искә ала... Без сине юксынабыз, Азат абый! Без сине онытмыйбыз, Азат абый

Рафаэль Рәкыйпов фотосы
Фотода Азат Зыятдиновның гаиләсе (уңнан сулга): улы Нариман, хатыны Сания һәм оныгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев