Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада шәһәрдә бердәнбер булган балалар инклюзив оркестры чыгыш ясаячак

Чыгыш 9 декабрьдә Сөембикә урамы, 7 адресы буенча сәүдә үзәгендә булачак.

Түбән Камада инвалидлар декадасында шәһәрдә бердәнбер булган «Солнечные нотки» инклюзив оркестры концерт куячак.

«Солнечные нотки» оркестры — аңа нигез салган башкала оркестры исеме белән аталган. Моннан 10 ел элек, профессиональ музыкант, Даун синдромлы кызын тәрбияләүче Татьяна Орехова Мәскәүдә уникаль коллектив җыя. Оркестрның бүлекчәсе Дзержинскта барлыкка килә, ә быел уникаль проект Түбән Камада тормышка ашырыла башлый. Балалар белән тәҗрибәле укытучылар шөгыльләнә.

Бүгенге көндә Түбән Каманың «Солнечные нотки» оркестрында 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге 20 яшь музыкант бар. 

Чыгыш 9 декабрьдә Сөембикә урамы, 7 адресы буенча сәүдә үзәгендә булачак. Программада «Вальс-шутка», «Калинка», «Ай былбылым», «Тихая ночь», «Матрешки», «Хлеб с маслом», «Вальс петушков», «Счастливое детство», «Цыганочка» кебек әсәрләр бар. 

Чара сәгать 12дә башлана. 11:00 сәгатьтә матбугат конференциясе һәм фотокүргәзмә ачылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев