Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада шәһәр зиратына керү юлын ремонтлый башладылар

Проект кысаларында биш мең квадрат метрдан артык юл өслеге һәм парковка ремонтланачак.

24 июльдә шәһәр зиратына керү юлын ремонтлау башланды, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәтендә. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев бу урында булды һәм эш барышын карады.

Проект кысаларында биш мең квадрат метрдан артык юл өслеге һәм парковка ремонтланачак. Беренче этап зиратның ике өлешенә — христиан һәм мөселман өлешләренә кагылачак.

Шулай ук Геройлар аллеясын булдыру өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль объектлар белән мәйданчык әзерләү мәсьәләсе дә каралды.

Фото: ММР матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев