Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Шәһәр мэры Рамил Муллинның түбәнкамалылар белән очрашуы дәвам итә

Аралашуларга халык күп җыела.

Шәһәр мэры Рамил Муллинның түбәнкамалылар белән очрашуы дәвам итә. 

9 июльдә — Чәбия урамы, 5, 5а; 10 июльдә — Гагарин урамы, 16, 16а, 28; 11 июльдә — Химиклар проспекты, 72; 12 июльдә Сөембикә урамы, 9, (1 подъезд) 11, 13да яшәүчеләр белән очрашулар узды. 

Аралашуларга халык күп җыела, алар бик җанлы әңгәмәләр рәвешендә уза. Күпләрне ишегалларын ремонтлау, кайнар су бирү, юлларны, йортларны төзекләндерү мәсьәләләре борчый. Актуаль мәсьәләләр һәм киләчәк проектлар турында фикер алышуда туган сораулар урыннарда хәл ителде. Шәһәрдәшләр җитәкчелек белән очрашулардан канәгать: «Мондый сөйләшүләр, аралашулар кирәкле, безне борчыган күпчелек сораулар га җавап таптык», — диләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев