Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада шәһәр яны автобусларында йөрү бәясе 25 процентка артты

Моңа кадәр Түбән Кама районы буенча юл йөрү бәяләре 2023 елның февралендә күтәрелгән иде.

Беренче гыйнвардан Түбән Камада шәһәр яны автобусларында йөрү бәясе уртача 25 процентка арткан. Бу хакта яңа ел каникулларында шәһәр яны җәмәгать транспортыннан файдаланган НТР 24 хәбәрчесе хәбәр итә.

Бәяләр беренче гыйнвардан артты. Мәсәлән, элек Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогына кадәр билет 126 сум торса, 2024 ел башлану белән юл йөрү бәясе акчалата да, пластик карта белән дә 157 сумга кадәр күтәрелгән.

Районның иң ерак торак пунктларының берсе булган Елантау авылына кадәр бару 264 сум тора.

Моңа кадәр Түбән Кама районы буенча юл йөрү бәяләре 2023 елның февралендә күтәрелгән иде. Ул вакытта арту 20 процент тәшкил итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев