Түбән Камада шәһәр буенча 59 автобус йөриячәк
Алар республика программасы буенча кайтартылды.
Түбән Камагауртача сыйдырышлы 9 уңайлы автобус кайтты. Аларның алтысы инде шәһәр маршрутлары буенча йөри дә башлады.
«Лотос» маркалы яңа автобуста сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган. Хәрәкәт иткәндә аларның куркынычсызлыгы өчен чаралар каралган.
Бу автобуслар Чаллыда җитештерелә. Түбән Камага 9 шундый автобус республика программасы буенча кайтартылды. Хәзер алар белән бергә шәһәр буенча барлыгы 59 автобус йөриячәк.
Диспетчеризация үзәге җитәкчесе сүзләренә караганда, пассажирларны йөртүне тулысынча оештыру өчен шәһәргә тагын 20 автобус кирәк. Бу транспортны көтү вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Пассажирларны йөртү сыйфатына вакыт та йогынты ясый: автобусларны эксплуатацияләүнең уртача циклы 5 ел, шуннан соң транспорт ватыла башлый һәм ремонтка да ешрак туктый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев