Түбән Камада шәһәр аксакаллары, милли рухлы яшьләр, татар теле укытучылары, хәрбиләр өчен Корбан ашы узды
Ата-бабаларыбыз мондый бәйрәмнәрдә ашап-эчеп кенә түгел, үзара аралашып, җанлы әңгәмә корып, эчтәлекле вәгазьләр тыңлап кайта торган булганнар.
Якташыбыз, Мәскәүдәге «Татарларның һәм башка төрки халыкларының милли конгрессы» җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев, шәһәребез аксакалларын, милли рухлы яшьләрне, мәктәпләрнең татар теле укытучыларын, махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрне «Сөләйман» кафесына җыеп, Корбан ашы уздырды.
Төрле буын һәм төрле һөнәр ияләрен менә шундый күркәм табын артына җыюның үзенә күрә максаты да бар — яшьләрне өлкән буын вәкилләре белән очраштырып, аралаштырып, аларга гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз турында күбрәк мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге тудыру. Бу нисбәттән, мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете хөрмәтенә уздырыла торган Корбан ашына төрле җәмәгатьчелек вәкилләрен чакыру элеккедән килгән күркәм гадәт.
Ата-бабаларыбыз мондый бәйрәмнәрдә ашап-эчеп кенә түгел, үзара аралашып, җанлы әңгәмә корып, эчтәлекле вәгазьләр тыңлап кайта торган булганнар. Шуңа күрә андый мәҗлесләрдә сөйләнгән һәр сүз кешенең рухын яңарткан, әхлакый сыйфатларын сафландырган. Рөстәм Фаиз улы, бу чараның асылын аңлатканда, игътибарны аеруча шуларга юнәлдерде. «Корбан сүзенең чын мәгънәсен кайберәүләр аңлап та бетерми. Бүгенге мәҗлестә Хәлил хәзрәт Хафиз вәгазе бигрәк тә яшьләребезгә тәэсир итмичә калмас. Чөнки андый вәгазьләрне тыңлагач, һәркемнең дөньяга карашы үзгәрә, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирамы арта», — диде.
Инде тәрбия темасына кагылгач, Рөстәм Фаиз улы тагын бер мәсьәләне искәртмичә булдыра алмады. Мәктәп укытучылары белән укучы балаларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тиешенчә булмавы аны күптән борчый икән. «Миңа күп кенә мәктәпләрдә очрашуларда катнашырга туры килә. Әңгәмәләр вакытында шуңа игътибар итәм: ата-аналарның күпчелеге укытучының балаларны тәрбияләүдәге әһәмиятен тулысынча аңлап бетерми. Югыйсә, педагогларның авторитетын күтәреп, аларга тиешенчә хөрмәт тәрбияләп кенә без балаларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырта алабыз», — диде ул.
Чыннан да, ни чәчсәң, шуны урырсың, дигәндәй, балаларыбыз күңеленә белем орлыкларын нәкъ менә укытучылар чәчә дә инде. Үзенә карата ихтирам, хөрмәт тоймаган укытучының белем һәм тәрбия бирүе тиешле югарылыкта була аламы? Аның һәр гамәле «бумеранг» кебек балаларыбызга әйләнеп кайта бит. Ә бала күңеле бик сизгер — яхшысын да, яманын да киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдерә.
Әлбәттә, мәктәп-тәрбия темасына багышланган проблемалар моның белән генә чикләнми. Мәҗлес барышында ясаган чыгышында Рөстәм Ямалиев җәмәгатьчелек игътибарын тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә юнәлтте. Шәһәребез халкы, шулай ук предприятие җитәкчеләре өчен дә кыен проблема бар — бу чит илләрдән килеп эшләүчеләр, ягъни замана теленә күчереп әйтсәк, гастарбайтерлар турында. Бүгенге көн күзлегеннән генә чыгып фикер йөртүче кайбер замандашларыбыз аны бөтен нечкәлеге белән аңлап та бетермиләрдер. Тик шуны онытмаска кирәк: чит илләрдән килеп эшләүчеләр шактый һәм алар бер көнгә генә килмәгән, еллар дәвамында арта гына баралар.
Инде ул проблеманың яшь буынга кагылган ягы — аларның балалары да мәктәпләргә барырга тиеш бит. «Күп кенә сыйныфларда инде хәзер үк балаларның 30-40 проценты катнаш гаиләләрдән һәм гастарбайтерлар балаларыннан тора. Әлбәттә, алар Муса Җәлилнең, Габдулла Тукайның, Бакый Урманченың да кем икәннәрен белми, милли бәйрәмнәр, татар кухнясы, шулай ук рус кухнясы да, аларга таныш түгел. Безнең бурыч, балалар бакчалары һәм мәктәп укытучылары аша яшь буынга милли кыйммәтләребез, олуг шәхесләребез турында аңлату. Без — җәмәгатьчелек вәкилләре — моңа әзер булырга тиешбез. Юкса, үзебезнең күркәм йолаларны, гореф-гадәтләрне белми торган кешеләр тәрбияләп, үстереп чыгарачакбыз. Менә шушы бик үк гади булмаган заманда төрле милләт вәкилләрен һәм төрле буыннарны үзара очраштырып, аралаштыру өчен шушындый Корбан ашлары, мәҗлесләр, милли бәйрәмнәр үткәрү зарур», — диде ул.
Мәҗлестә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев та бар иде. Бу татар җанлы шәһәрдәшебезне күпләр меценат буларак белә. Ул милләтебезгә багышланган чараларның берсеннән дә читтә калмый, һәрчак хәйрия ярдәме күрсәтә. Мәҗлестә сүз алып: «Кайвакыт үзара җыелып сөйләшкәндә бәхәсләр дә килеп чыга. Бу бик табигый хәл. Дөреслек бәхәстә туа, диләр. Берберебезне аңлап, юл куеп, уртак фикергә килә белергә кирәк. Мондый җыелып сөйләшүләргә яшьләрне күбрәк җәлеп итик», — дип үз фикерен белдерде ул.
Өлкән буын вәкилләре һәм яшьләр шундый мәҗлесләрдә ешрак очрашсалар яхшы. Алар милли гореф-гадәтләр белән танышу өстенә, шәһәребезнең кайчан, ничек, нинди шартларда төзелүе турында да бик күп мәгълүмат туплый алалар.
Корбан ашында катнашучылар арасында Татарстан Республикасының милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, Түбән Кама көрәш федерациясе башкарма директоры Габбас Әхмәдиев тә бар иде. Әлеге Корбан ашының әһәмиятен ассызыклап: «Мондагы өлкән кешеләрнең барысы да таныш миңа. Алар барысы да милләтпәрвәрләр, күбесе — диндә, намазда. Шулар арасында яшьләр дә булу аеруча куанычлы. Димәк, алмашка милли җанлы яшьләр үсә. Андыйлар тагын да күбрәк булсын, мондый мәҗлесләргә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк: күрсеннәр, өйрәнсеннәр, иҗтимагый эшләрдә актив булсыннар. Мондый чараны оештырган Рөстәм Фаизовичка рәхмәт», — диде ул.
Мәҗлестә яшьләр дә чыгыш ясады. Алар үзләренә зур җаваплылык йөкләнгәнен аңлыйлар. Чөнки милләтебезнең киләчәге алар кулында. Шуларга өстәп, шәһәр һәм район хакимиятенең бүгенге көндә яшьләргә һәртөрле ярдәмнәре, аларның сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән сәясәте бары тик хуплауга лаек.
Әлеге корбан ашына, яшьләр белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләр дә килгән. Аларның икесе әле күптән түгел генә фронттан кайткан. Андагы хәлләр турында сөйләделәр. Мәҗлестә шулай ук «Солнце» мәктәбе вәкилләре дә катнашты.
"Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы«ның Кама аръягы зонасы филиалы рәисе Дауд Хәбибуллин, бу мәҗлескә карата үз фикерен белдереп: «Бүгенге Корбан ашына чакырылган йөзгә якын кунак арасында яшьләр дә байтак. Башкача була да алмас иде. Чөнки яшьләр киләчәкне төзүчеләр. Мин, яшь буын вәкиле буларак, өлкән милләттәшләребезнең безгә күрсәткән ышанычлары акланачагына иманым камил», — диде.
Мәҗлестә шулай ук, бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов; конгрессның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Нурзия Мирхазова; Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов һ.б. кунаклар чыгыш ясады.
Әлбәттә, чыгышларның күпчелеге татар телен саклауга кагылышлы иде. Ничек итеп гаиләдә телебезгә карата мәхәббәт уятырга, баланың беренче сүзләрне ана телендә әйтүенә ирешергә, балаларны кечкенәдән милли рухта тәрбияләү өчен, Сабантуйларны һәм башка милли бәйрәмнәрне балалар бакчаларында уздырырга, мәктәп укучыларында кечкенәдән милли җанлылык тәрбияләргә, дигән фикерләр алга сөрелде.
Килгән кунаклар әлеге мәҗлесне оештырган Рөстәм Фаиз улына олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлбәттә, кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлаганнары өчен «Сөләйман» кафесы хезмәткәрләренә дә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Фотоларда: мәҗлестән күренешләр.
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев