Түбән Камада Сабантуйда чыгыш ясаучы артистлар исемлеге билгеле булды
Сабантуй шәһәрдә 7 июньдә узачак.
Быел Түбән Камада Сабантуйда Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Гөлназ Шакирова (псевдонимы — Дышать) һәм ZAKARIA фолк-төркеме чыгыш ясаячак.
Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов дүшәмбе планеркасында хәбәр итте.
«Бәйрәмнең үзәге — «Җир-Ана бәйрәме» дип аталган театральләштерелгән пролог. Сюжет нигезендә — милли йолалар һәм фольклор. Прологта 600 укучы, вокалистлар, актерлар катнаша. «Нардуган», «Второе дыхание», «Тулпар», «Ибица», «Гранат» хореография коллективларында тәрбияләнүчеләр милли мәдәниятнең матур картиналарын күрсәтәчәкләр», — дип ачыклык кертте Рамазанов.
Бәйрәм кунаклары алдында шулай ук «Сорнай» фольклор ансамбле, Ләйлә Галиева, Азат һәм Алсу Фазлыева, җирле артистлар чыгыш ясаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев