Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, «Рухи чыганаклар» күргәзмәсе ачылды

Түбән Камада Россия халыклары бердәмлеге елын тантаналы рәвештә ачык дип игълан иттеләр. Әлеге вакыйга кысаларында, шәһәр музеенда «Рухи чыганаклар» дигән күргәзмә эшли башлады.

Экспозициядә чиркәүләр һәм мәчетләр сурәтләнгән картиналар урын алган.

Красный Ключ бистәсендәге мәчет, Афанас авылындагы чиркәү – экспозициядә Түбән Кама шәһәре һәм районындагы гыйбадәтханәләрне сурәтләгән картиналар тәкъдим ителгән. Оештыручылар фикеренчә, «Рухи чыганаклар» күргәзмәсе Россия халыкларының бердәмлеген чагылдыра.

Күргәзмәне ачу тантанасында шәһәр җитәкчеләре, руханилар, «Ихлас» үзәгенә йөрүчеләр, православие якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Муса Әшрәпов та Габдулла Тукайның «Таян Аллаһка» шигырен очраклы гына сайламаган.

Тантаналы чараның иң дулкынландыргыч мизгеле – Түбән Кама районы имам-мөхтәсибенең Түбән Кама флагын шәһәр музеена тапшыруы. Салих хәзрәт Ибраһимов әлеге әләм белән Африкадагы Килиманджаро тавына менгән. Экспедиция дә, музейдагы чара кебек үк, төрле милләт вәкилләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев