Түбән Камада Россия көнен ничек билгеләп үтәчәкләр-бәйрәм итү программасы
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә.
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу көнне Түбән Камада төрле чаралар планлаштырылган. Афишаны шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте бастырды.
10:30 да яшь тамашачы театры янында милли җәмгыятьләр вәкилләре, мәртәбәле кунаклар һәм МХО катнашучылары катнашында дуслык парады узачак.
10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр «Гаилә» паркында бөтен гаилә өчен интерактив программа планлаштырылган. 11 сәгатьтә «Җырлыйм сиңа, минем Россиям» концерт программасы, 17 сәгатьтә «Капелла» вокаль ансамбле концерты башлана.
Ә 12 сәгатьтә шәһәр халкын Габдулла Тукай исемендәге ял паркына «Илһам» татар эстрада ансамбле концертына чакыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев