Түбән Камада республика Онкология диспансеры филиалы ачылачак
Бу дәвалану мөмкинлеген арттырырга, пациентларны дару препаратлары белән тәэмин итәргә һәм нәтиҗәле маршрутлаштыру төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Түбән Камада республика клиник онкология диспансерының структур бүлекчәсе ачылачак, дип хәбәр итте мэр Радмир Беляев.
«Безнең шәһәрдә Республика клиник онкология диспансеры бүлекчәсе төзеләчәк дигән карар кабул ителүен хәбәр итәргә шатмын. Бу дәвалану мөмкинлеген арттырырга, пациентларны дару препаратлары белән тәэмин итәргә һәм нәтиҗәле маршрутлаштыру төзергә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле пациентларга даими дәвалану алу өчен ерак йөрергә туры килмәячәк. Ягъни югары технологияле ярдәм республиканың профильле клиникаларында күрсәтеләчәк, ә пациентларны база дәвалау һәм озату — бездә, Түбән Кама территориясендә гамәлгә ашырылачак», — дип аңлатты шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында.
Хәзер кирәкле медицина ярдәме күләме билгеләнә, дарулар белән тәэмин итү, шулай ук махсуслаштырылган медицина хезмәтләре исемлеген киңәйтү, мәсәлән, офтальмология һәм ЛОР буенча, шулай ук стационарны алмаштыра торган технологияләр мәсьәләсе карала, дип өстәде Радмир Беляев.
Элегрәк түбәнкамалыларның яман шеш авыруларын дәвалау мәсьәләсе Татарстан Дәүләт Советы утырышында күтәрелгән иде: КПРФ фракциясе депутаты Альберт Яһудин Түбән Кама депутатларының һәм район ветераннар Советының Түбән Камада онкодиспансер ачуда ярдәм сораган хатын укыды. Ул вакытта республика парламенты рәисе ТР Дәүләт Советының бу сорау белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев