Түбән Камада рейд барышында 22 машина йөртүчегә штраф салынган
Хокук бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше буенча административ материал төзелгән.
Түбән Камада дәүләт автоинспекциясе үткәргән «Каршы як полоса» операциясе барышында 22 машина йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен җаваплылыкка тартылган.
Хокук бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше буенча административ материал төзелгән.
ГАИда билгеләп үтүләренчә, мондый чаралар машиналар кара-каршы бәрелгән вакытта еш була торган үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен кирәк.
Каршы як полосага чыккан өчен машина йөртүчеләргә 7,5 мең сум күләмендә штраф яки алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе алга таба да хокук бозучыларны ачыклау һәм шәһәр һәм район юлларында аварияләрне булдырмау өчен профилактик рейдлар уздырырга ниятли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев