Түбән Камада рәссамнар белән очрашулар, мастер-класс һәм «Сәнгать төне» акциясе кысаларында концерт узачак
Өченче ноябрьдә комплекслы Музейда мәдәни программа оештырыла.
Түбән Кама «Сәнгать төне — 2023» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Өченче ноябрьдә комплекслы Музейда мәдәни программа оештырыла.
16-17:00 сәгатьләрдә рәссамнар белән «Бер картина тарихы» дип аталган очрашу узачак.
17-18 сәгатьләрдә энкаустика рәсем техникасы буенча мастер-класслар уздырылачак.
Шуннан соң «Русские узоры» халык уен кораллары ансамбле концерты башлана.
Кичә ахырында шәһәрнең яшь рәссамнары белән очрашу булачак.
Чараларга керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев