Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама районы хуҗалыкларында быелгы уракта 54 комбайн эшләячәк

Механизаторлар алдында 18 мең гектардан артык бөртекле-кузаклы һәм 7 мең гектарга якын техник культураларны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше гаять катлаулы һәм җаваплы: иртә яздан — дым белән чәчеп калырга, көзен — өлгергән игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга. 

Быел да, әле кичә генә яз кебек иде, инде менә-менә көзгә аяк басарга торабыз. Озакламый урып-җыю чоры да башланыр. Урып-җыю дигәннән, шушы көннәрдә район хуҗалыкларында комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде. Тикшерү барышында механизаторлар техниканың әзерлеге турында гына түгел, ә гамәлдә уңышны сыйфатлы итеп җыярга мөмкинлек бирүче төп җайланмаларны да күрсәттеләр. 

Быелгы уракта 54 комбайн эшләячәк. Механизаторлар алдында 18 мең гектардан артык бөртекле-кузаклы һәм 7 мең гектарга якын техник культураларны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. «Озакламый техника кырга чыгачак. Төп бурыч — бөртекле һәм кузаклы культураларны билгеләнгән вакытта югалтуларсыз җыеп алу», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. 

Җирне һәм үз һөнәрен яраткан Николай Тимофеев 2013 елдан бирле кырда хезмәт куя. Аның техникасы уракка әзер. «Безнең шартлар уңайлы, заманча техникада эшлибез. Менә инде 10 ел бер комбайнда. Аның белән дуслашып беттек, мин аны үземчә яратып, «Машка» дип атыйм. Миңа эшем ошый», — ди ул. Быел «Союз Агро» хезмәткәрләренә 19 яшьлек Әмир Гатиятуллин да кушылган. Егет быел агросәнәгать көллиятен уңышлы гына тәмамлаган. "Балачактан ук кырда эшләгән тракторларны күзәтергә яраттым, үзем теләп авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган һөнәр сайладым. Укуны тәмамлау белән үк бирегә эшкә килдем, — дип сүзгә кушылды Әмир. Урак өстендә янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан махсус отрядлар оештырылган. Гадәттән тыш хәлләр була калса, файдалану өчен су ташучы техника һәм тракторлар төзек хәлдә. Алла сакласын, әгәр берәр техникага нидер сәбәпле ут кабынып китсә, Ә. Гатиятуллин оператив рәвештә ярдәмгә килергә әзер. 

Игенче — мактаулы, жаваплы һөнәр иясе. Хәзер табында нинди генә ризык юк, тик шулай да, аның түрендә икмәк булды һәм булачак. Шуңа күрә икмәкнең кадерен белергә, игенче хезмәтен хөрмәт итәргә һәм аңа рәхмәт әйтергә кирәк. Һава шартлары уңайлы булып, игеннәрне үз вакытында җыеп алырга, бәрәкәтен күрергә насыйп булсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев