Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Пушкин лицеен үзгәртеп кору 80 процентка тәмамланды

Тиздән лицей яңарачак һәм рус телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгенә әвереләчәк.

Түбән Камада берничә ай дәвамында А. С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейда капиталь ремонт бара. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе матбугат хезмәте язганча, бүгенге көнгә инде тышкы һәм эчке эшләрнең 80 проценты башкарылган.

Уку кабинетлары һәм коридорлары реконструкцияләнгән, баскычлар һәм тематик зоналар яңартылган. Өченче һәм дүртенче катлар тулысынча әзер, анда яңа җиһазлар урнаштырасы калды. Спорт һәм актлар заллары да үзгәрде.

Беренче катта Пушкин-үзәк булдыруга аерым игътибар бирелде. Бу мәйданчык бөек шагыйрьнең иҗатын яратучыларны берләштерәчәк һәм укучыларга аның мирасын тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Тиздән лицей яңарачак һәм рус телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгенә әвереләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев