Түбән Камада пешекчеләр, шоферлар һәм табиблар җитми
Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе — 3,8 процент.
Беренче сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районында эшче көч саны 159,8 мең кеше тәшкил итә.
Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе — 3,8 процент, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең «Мәшгульлек үзәгендә».
Эшсезләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә — 64 %, 14-29 яшьлек яшьләр — 27 %.
Хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: бетончылар, автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, йөк төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, дворниклар, төрле эшчеләр, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, аш-су осталары, тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев