Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада онкология авырулары булган балалар өчен мастер-класслар үткәреләчәк

Программа үз эченә берничә мавыктыргыч чараны ала.

20 майда Түбән Каманың «Ковер» яшьләр үзәгендә онкологик патологияле балалар өчен мастер-класслар узачак. Бу хакта шәһәрнең «Сила единства» хәйрия фондының Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Программа үз эченә берничә мавыктыргыч чараны ала:

картинага карап рәсем ясау;
аппликация ясау;
хайваннар рәсемен ясау;
теләкләрне буяу;
гарәп хәрефләрен ясау һәм буяу;
диңгез тозы белән декор ясау.

Шулай ук программа планына гәүдә төзлегенә күнегүләр, интеллект-тренердан балалар өчен күнегүләр һәм балалар өчен җырлар башкару керә.

Чара иртәнге сәгать 11дә башланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев