Түбән Камада өйләнешүчеләр саны арткан, аерылышулар кимегән
2025 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районында никахлар саны арткан, ә аерылышулар кимегән.
Статистика күрсәткечләренә караганда, узган ел 1535 пар гаилә корган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 5% күбрәк. Аерылышулар саны 22%ка кимегән: узган елда – 811, 2024 елда 1038 очрак теркәлгән.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова хәбәр итте.
Иң кыска никах 2 ай дәвам иткән. Аерылышкан иң өлкән пар: 86 яшьлек ир-ат һәм 84 яшьлек хатын-кыз, алар 51 ел бергә яшәгәннәр.
Хатын-кызлар ешрак 18–24 яшьтә кияүгә чыга, ир-атлар — 25–29 яшьтә. Иң өлкән яшьтәге парга – 84 һәм 87 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев