Түбән Камада өйдә һәм хастаханәләрдә тавыш бирү оештырылды
260ка якын түбәнкамалы, дәвалау учреждениесеннән чыкмыйча, сайлауларда катнашырга теләк белдергән.
Түбән Камада хәзерге вакытта стационарларда дәваланучы пациентлар да үз гражданлык позициясен күрсәтә һәм депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирә алды. 260ка якын түбәнкамалы, дәвалау учреждениесеннән чыкмыйча, сайлауларда катнашырга теләк белдергән. Моннан тыш, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен өйдә тавыш бирү оештырылды.
Александр Пермяков хәзер беренчел кан тамырлары үзәгендә дәвалана. Тавыш бирүнең мобиль форматы ярдәмендә ул биредә үк сайлауларга кушыла һәм үзенең гражданлык позициясен белдерә алды. Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә 2194нче сайлау участогы ачылды. Шул рәвешле, стационар дәвалануда булган пациентлар шулай ук сайлауларда катнашырга мөмкинлек алды. Тавыш бирү үзәк район хастаханәсенең барлык бүлекләрендә дә оештырылды.
Түбән Камада яшәүче Александра Тюкаева теркәлү урыны буенча 2192 нче сайлау участогына карый. Сәламәтлеге буенча ул бүген өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды. 2192 нче сайлау участогында барлыгы 2 меңнән артык тавыш бирүче исәпләнә. Аларның 20 гә якыны өйдән чыкмыйча гына тавыш бирүдә катнашырга теләк белдергән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев