Түбән Камада «Нефтехимик» бакчачылыгы территориясендә законсыз чүплек табылган
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты адресына кисәтү җибәрелде.
Түбән Камада «Нефтехимик» бакчачылыгы территориясендә законсыз чүплек тапканнар. Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аның мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән.
Табигатьне саклау законнарын бозган өчен Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты адресына мондый хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү җибәрелде.
Фото: t.me/minecort
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев