Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Нефтьчеләр көнендә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясаячак

Оештыручылар 2025 елның 23 августында Түбән Камада Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүнең тулы программасын тәкъдим итте.

Күңел ачу программасы «Манзара» сәүдә үзәге янында 11:00 дә гастрономия фестиваленнән башлана.

13 сәгатьтән калган барлык мәйданчыклар: декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар белән этник фестиваль, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, кием остаханәсе, диджеинг, музыкаль квиз, өстәл уеннары белән шәһәрчек ачыла. Балалар өчен аерым мәйданчык булачак. Шулай ук аркан буенча йөрүчеләр, аниматорлар һәм клоуннар катнашында цирк чыгышы планлаштырылган.

17:10 да концерт башлана. Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары Владимир Пресняков һәм Наталья Подольская, Оксана Почепа (Акула), BURITO, DJ Грув, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Евгений Южин, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.

Бәйрәм 22 сәгатьтә лазерлы тамаша белән тәмамлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев