Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Нардуган гөрләде: борынгы йолалар бүген дә яши

Түбән Кама районы керәшеннәре Нардуган бәйрәмен каршыладылар. Риваятьләргә караганда, аны элек-электән Раштуадан соң, Качмануга кадәр уздырганнар.

Нардуган – кышкы кояш торгынлыгыннан соң көннәр озыная башлауга, яңа тормышка өмет уянуга багышланган бәйрәм. Аның төп максаты – киләчәк елда уңыш, муллык һәм бәхет теләү.

Бәйрәмдә катнашучылар җырлап сузып, уен-көлке, такмаклар әйтешеп кунактан кунакка йөргәннәр.

Нардуганчыларның битлек киюе яки йөзләрен яшерүе – бәйрәмнең төп шарты булып санала, чөнки йорт хуҗалары аларны танымаска тиеш.

«Нардуган бәйрәме безнең бәләкәй чактан ук үткәрелде. Без укыганда да йөри идек кешеләргә, олылар да керә иде. Бик күңелле иде. Шуны гына телим инде: еллар тыныч булсын, бөтен кешегә тазалык бирсен Ходай, киткән кешеләр барысы да әйләнеп кайтсыннар», - дип билгеләп үтте Красный Ключ бистәсендә яшәүче Зинаида Храмова.

«Баш чишмә», «Сүрәкә» ансамбльләре әлеге бәйрәмне ел да шулай зурлап үткәрәләр. Быел аларга – «Җиз коңгырау» яшьләр фольклор төркеме дә кушылды.

Шау-шу төркеме йорт хуҗаларына гына түгел, урамда очраган машина йөртүчеләргә дә Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләде. Бәйрәм чын мәгънәсендә күңелле һәм истә калырлык булды!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев