Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә зур күләмле капиталь ремонт эшләре башланды

Түбән Кама, 29 гыйнвар – Түбән Кама шәһәрендә Гагарин урамында урнашкан Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә капиталь ремонт эшләре башланды. Бүгенге көнгә билгеләнгән эшнең 11%ы үтәлгән.

Гомуми мәйданы 7 000 квадрат метр булган бина яңартылачак. Төп максат – укучылар өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудыру.

Бинаны капиталь ремонтлаудан тыш, проект кысаларында тирә-юньне төзекләндерү, яңа җиһазлар сатып алып урнаштыру, шулай ук заманча җиһазлар белән тәэмин итү каралган.

Әлеге гимназия – быел федераль һәм республика программалары кысаларында яңартылачак Түбән Каманың 5 мәктәбенең берсе.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев