Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары Щелкунчик турында тылсымлы әкият карый алды

Чара шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы тарафыннан оештырылган иде.

Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә Щелкунчик турында спектакль тәкъдим иттеләр.

Чара шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы тарафыннан оештырылган иде. Бу — «Китаплаб» проектының бишенче көне кысаларында үткәрелде.

Спектакльне карарга МХО урынында булган хәрбиләрнең балаларын чакырдылар. Әкияттән соң балалар барлык персонажлар белән фотога төшә алды. Моннан тыш, Китап феясы балаларны китап укырга өндәде, китап язучылар һәм китап сөючеләр турында интерактив әкият уйлап тапты, балаларга кызыклы биремнәр биреп, шигъри баттл оештырды.

Соңрак балалар өчен иҗади остаханә оештырылды, анда һәркем агачтан чыршы уенчыгы ясады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев