Түбән Камада «Мисс и Мистер студенчество»ны сайладылар
Чара «Ковер» яшьләр үзәгендә узды.
Түбән Камада «Мисс и Мистер студенчество — 2025»не сайладылар. Әлеге титул өчен махсус урта һәм югары уку йортларыннан 12 егет һәм кыз көрәште.
Катнашучылар үзләренең сәләтләрен визит карточкаларында һәм иҗади номерларда күрсәтте, шулай ук жюриның мәкерле сорауларына җаваплар бирде. Чара «Ковер» яшьләр үзәгендә узды.
Конкурс йомгаклары буенча «Мисс студенчество» титулын медицина көллиятеннән Камилә Сөләйманова яулады, ә «Мистер студенчество» исеменә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятеннән Гадел Мәҗитов лаек булды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев