Түбән Камада милли мирасны саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
Эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Татар телен саклау һәм үстерү буенча Координацион Совет әгъзалары Радмир Беляев белән очраштылар.
Киңәшмәдә мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешма хезмәткәрләре, Түбән Кама аксакаллары милли тәрбия буенча фикер алыштылар. Бу хакта алдагы материалда.
«Республика «Аксакаллар шурасы» рәисе чыгышларында безне – түбәнкамалыларны үрнәк итеп күрсәтә. Түбән Кама районы «Аксакаллар шурасы»нда 32 әгъза актив эшли».
Аксакаллар шурасы рәисе еллык эшчәнлек белән таныштыра. Түбән Каманың тәҗрибәле, мөхтәрәм өлкәннәре балалар бакчалары, мәктәпләрдә еш кунак. Милли тәрбия – аларны борчыган мөһим сорауларның берсе. Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә капиталь ремонт башлануы турында хәбәр аларны аеруча сөендерә.
«Муса Җәлил исемендәге татар гимназиясендә ремонт ясау бөек шәхеснең юбилей елына туры килә. Тантаналы ачылышында Рөстәм Нургалиевич та катнашыр дип ышанам. Ремонтка 320 млн сум күләмендә финанс ярдәм бүлеп бирелә».
Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре – Координацион Совет әгъзаларының киңәшмәсендә көн кадагына куелды. Милли җанлы түбәнкамалылар теләк-тәкъдимнәрен Радмир Беляевка җиткерделәр. Киңәшмәдә мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешма хезмәткәрләре, Түбән Кама аксакаллары, конгресс вәкилләре катнашты.
«Элмә такталар ике телдә, милли төсләребез булсын өчен тырышабыз. Шәхесләребезне онытмаска кирәк. Төзелештә бик күп кеше катнашкан, татар халкы да зур өлешен керткән. Без дә аларны онытырга тиеш түгел һәм киләчәк буынга сөйләргә тиеш. Бу – безнең бурыч. Төрле фестивальләрдә катнашып, чаралар оештырып, үзебезне танытырга тырышабыз».
Эшлекле киңәшмә өч айга бер мәртәбә үткәрелә. Комиссиянең рәисе – Хәмзә Баһманов. Аның әйтүенчә, Түбән Камада милли телләрне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу сорау бүгенге көндә өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев